Центральная библиотека

“Тел – рухи дөнья көзгесе”

Бүген Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында "До 16-ти и старше" клубы кысаларында В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел – рухи дөнья көзгесе” исемле брейн-ринг узды.

Чараның максаты – туган телне өйрәнү һәм саклау, үз халкыңның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Брейн-рингта укучылар бәйрәмнең тарихы белән танышты, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Укучыларга рус теленнән татар теленә сүзләрне тәрҗемә итү рәвешендә уен формасы тәкъдим ителде.

Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.