Центральная библиотека

«Беречь природы дар бесценный»

5 февраль көнне Үзәк китапханәдә "ИНЭЦ" клубы кысыларында Арчаның 2нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен «Беречь природы дар бесценный» исемле эко-эстафета узды. Очрашу иң актуаль темаларның берсе – Җир планетасының пычрануына багышланган иде.

Чара барышында балалар экологик календарь даталарын искә төшерделәр, хайваннар, кошлар, үсемлекләр, табигый байлыклар турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Зоопаркларда хайваннарның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Ә укучылар өчен иң кызыклы бирем агач утырту технологиясе булды.