Центральная библиотека

"Мы сохраним славу Сталинграда"

3 февраль көнне Үзәк китапханәдә "До 16-ти и старше" клубы кысаларында "Форпост" белән берлектә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган чираттагы чара узды. Арча агросәнәгать көллияте студентлары өчен Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган «Мы сохраним славу Сталинграда» исемле тарихи уен-викторина оештырылды.

Балалар викторинаның катлаулы сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсенде тәкъдим ителгән Бөек Ватан сугышы турында тарихи документаль материаллар белән таныштылар.