Центральная библиотека

"Информация для вас"

2 февраль көнне Үзәк китапханәдә «Старость в радость» проектын тормышка ашыру кысаларында ветераннар Советы Президиумы утырышы узды. Өлкәннәр алдында Арча районы ветераннар Советы рәисе Р. Ш. Хәмидуллина, ветераннар иҗат төркеме администраторы Р. Р. Баһаветдинова, Арча шәһәре Ветераннар советы рәисе Р. А. Һидиятов, Хезмәт ветераны, Арча районының Мактаулы гражданины И. А. Сәгъдиев һәм мәдәни-массакүләм эшләр буенча рәис Р. Н. Габдрахманов чыгыш ясадылар.

Утырышта кунаклар районның өлкән яшьтәге кешеләре өчен Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә торган чаралар, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә әзерлек һәм аны үткәрү, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү, шәһәр һәм район тормышында актив катнашу турында сөйләшү алып бардылар.