Центральная библиотека

"Холокост корбаннарына багышлана..."

29 гыйнвар көнне Арча үзәк китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды. Әлеге тарихи сәгатьтә В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Чарада әсирләрнең көндәлек битләреннән язылган истәлекләре укылды,  шулай ук А. Розенбаумның «Бабий Яр» һәм М. Магомаевның «Бухенвальдский набат» башкаруындагы җырлары тыңланылды.

Чараның йомгаклау өлешендә композитор И. Матвиенко идеясе буенча иҗат ителгән «Жить» җыры һәм клибы яңгырады, әлеге җыр кешедә булган иң кыйммәтле әйберне – тормышны бәяләргә өнди.