Центральная библиотека

"Гасырларны кичкән бу шәхес"

“Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә” - Гомәр Бәширов. Аның бу сүзләре быел аеруча актуаль яңгырый. Бүген район Мәдәният йортында татар Халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын рәсми рәвештә ачу вакыйгаларына багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Чарада район җитәкчеләре, якташ язучыларыбыз Рифат Җамал, Вакыйф Нуриев, Гүзәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин, Зиннур Тимергалиев, "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Язучылар Гомәр Бәширов турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Бәйрәм үзешчән коллективларның чыгышлары белән үрелеп барды.