"Үсемлекләрне маркировкалау өчен биркалар"
26 гыйнвар көнне "Университет: третий возраст" Республика проекты кысаларында һәвәскәр бакчачылар өчен чираттагы лекция узды.
Венера Локманова үсемлекләрне маркировкалау өчен бирка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бирка өчен материал сыйфатында эчемлекнең алюминий банкы кулланылган.