Центральная библиотека

“Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 150 ел”

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – татар мәдәниятен таныту үзәге, татар китабын һәм республикабыз турындагы әдәбиятны туплау, саклау, тарату мәсьәләләре белән максатчан рәвештә шөгыльләнә торган, Россиядәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татар укучыларына хезмәт күрсәтүче китапханәләр белән традицион элемтәләре булган бердәнбер зур китапханә. Аның фондларында 3 млн. 300 мең данә якын һәртөрле басмалар, шул исәптән татар телендәге 120 мең, чит телләрдәге 82 мең китап тупланган. Милли китапханә хезмәтләреннән ел саен 35 меңнән артык китап укучы файдалана, аларга 1,5 миллионга якын китап һәм башка төрле басмалар бирелә.