Центральная библиотека

"Мин синең белән Ленинградтан сөйләшәм"

22 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен Ленинград блокадасын өзүгә багышланган әдәби-тарихи кичә үтте.
Чарада сугышның фаҗигале вакыйгалары искә төшерелде, видеоматериаллар күрсәтелде һәм сугыш темасына шигырьләр укылды. Китапханә хезмәткәре башкаруында «Журавли» җыры яңгырады. Кичәгә Арча муниципаль районының Ветераннар советы рәисе Р. Ш. Хәмидуллина һәм "ФОРПОСТ" вәкиле И. М. Зәйнуллин чакырылды.