Центральная библиотека

"Яшәү яме гамьле хезмәттә"

Бүген Арча үзәк китапханәсендә киң катлам укучылар игътибарына “Уроки татарского языка”, “Туган тел китабы”, “Абага-чәчәге” – очерклар, фәнни-публицистик мәкаләләр, “Күңел ялкыны”,  “Яшел чирәм”, “Тормыш фасыллары” исемле шигырьләр, галим-педагог, композитор, публицист якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйнең тууына 80 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Чарада Хәнәфи Бәдигыйнең иҗаты, хезмәт юлы белән таныштылар. Хәнәфи Бәдигый – Муса Җәлил иҗатын тулаем өйрәнгән бердәнбер галим.  Кичәдә М. Җәлилгә багышлап язылган “Дала бөркете” поэмасыннан өзек тыңладылар, шулай ук “Балачак хыяллары”, “Әнкәйгә” шигырьләрен китапханәче Илсөяр Яхина укыды. Очрашу авторның үзе иҗат иткән “Арча ягы”  җырына ясалган видеоролик белән тәмамланды.