Центральная библиотека

«Не просто жить, а быть здоровым»

Бүген "Старость в радость" проектын тормышка ашыру кысаларында Арча үзәк район хастаханәсе гериатры, юрист һәм социаль иминият фонды белгече белән очрашу узды.

Күпләр беренче тапкыр өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге торышы белән шөгыльләнә торган белгеч – гериатр турында ишеттеләр. Хәйруллина Р.Р. катнашучыларга гериатрның турыдан-туры бурычлары, өлкәннәр нинди ярдәм ала алалар һәм безнең районда бу юнәлештә эшнең ничек торышы турында сөйләде.

Аннары Социаль иминият фонды белгече Галимова И. Д. яңалыклар белән таныштырды һәм санаторий-курорт дәвалавына юлламалар алуда үз хокукларыннан ничек дөрес файдалану турында аңлатты.

Ул түгәрәк өстәлдә катнашучылар юридик консультация һәм барлык кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды. Социаль якланмаган халык төркемнәренең бу консультациясе бик кирәкле һәм файдалы булды.