Центральная библиотека

«Мәңгелеккә хәтердә...»

11 декабрь көнне Үзәк китапханәдә “До 16 и старше” клубы кысаларында Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган «Навечно памятью дано…» исемле тарихи журнал үтте.

 

Чара барышында Бөек Ватан, Әфганстан һәм Чечня сугышлары, Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерделәр, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

Китапханәче «Горячее сердце» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы белән таныштырды һәм «Горячее сердце» мактаулы китабына кергән кайбер балаларның батырлыклары турында сөйләде.