"Яшьлек илендә калам"
Бүген Арча үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелеп килүче "Иделем акчарлагы 2020" яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулаган кызлар белән очрашу узды. Яшьләр белән очрашуга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Мөхәммәтшина Алинә Таһир кызы, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, язучылар берлеге әгъзасы Тимергалиев Зиннур катнашты.
“Проза” номинациясеI урын – Шәйхиева Рамилә (Наласа авылы)
“Балалар әдәбияты” номинациясеIII урын – Фәттахова Зәлидә (Кечкенә Төрнәле)
“Драма” номинациясе III нче урын Мостафина Фирүзә (Утар Аты )
“Поэзия” номинациясе “Кызыксындыру бүләге” Әхмәтҗанова Адилә (Кәче авылы)