Центральная библиотека

«Өйрәнәбез һәм саклыйбыз»

Алып баручы, экологик проблемаларны статистик саннар белән исбат итеп, җир шары макетына “чүп савытлары” сүрәтләнгән рәсемнәр  беркетеп барды. Ярышта катнашкан 2 команданың төп максаты-бәйге сорауларына дөрес җавап биреп, җир шары макетын “чүпләрдән” чистарту. Уңышлы итеп чыгыш ясар өчен укучыларга химия, биология, экология фәннәрен яхшы белү кирәк иде. “Мин нәрсә эшли алам?” бәйгесендә балалар экологик проблемаларга булган үзләренең карашлары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

Уен ахырында жюри нәтиҗәләр чыгарып, җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Уеннан соң һәм экологик роликлар карап алганнан соң, укучылар экологик проблемаларның җир шары өчен ни дәрәҗәдә куркынычлыгын, җитдилеген аңладылар. Киләчәкнең матурлыгын, чисталыгын, яктылыгын булдыру өчен иң беренче эшне үзеңнең ишегалдыңнан, урамыңнан, мәктәбеңнән, классыңнан башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.