Центральная библиотека

“Язмышларны булмый үзгәртеп”

4 нче декабрь көнне, Арча үзәк китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары өчен Татар совет поэзиясе классигы Хәсән Туфанның тууына 120 ел уңаеннан “Язмышларны булмый үзгәртеп” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Китапханәче студентларны Хәсән Туфан иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, Яхина Илсөяр башкаруында шигырьләре яңгырады, “Яралы язмышлар” фильмыннан 1 нче сериясе күрсәтелде, кичәдә шулай ук шигырьләренә язылган җырлары яңгырады.

Хәсән Туфан иҗаты татар совет поэзиясе тарихында тирән эз калдырды, аның әсәрләре татар әдәбияты хәзинәсендә әһәмиятле урын тоталар.