Центральная библиотека

"Солдатский подвиг не забыт"

3 декабрь көнне Үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында Билгесез солдат көненә багышланган фильм карау булып узды. Чарага Арча гуманитар-техник техникумы студентлары чакырылган иде.
Очрашу башында китапханәче Билгесез солдат көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, хәбәрсез югалган солдатларның статистикасы, эзтабарларның игелекле эше белән таныштырды. Михаил Шолохов хикәясе буенча "Судьба человека" фильмын карый башлаганчы, алып баручы студентларны фильмның кызыклы фактлары белән таныштырды.

Чара ахырында студентлар үзләренең фильм турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.