Центральная библиотека

«Милли проектлар - 2020»

Илкүләм милли проектларны тормышка ашыру дәвам итә.

Үзәк китапханә фойесында «Милли проектлар» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Арча муниципаль районында илкүләм проектларның фоторәсемнәре тәкъдим ителгән.

Безнең Арча районында да милли проектлар буенча бик күп эш башкарылды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният, сәламәтлек учреждениеләре, спорт корылмалары төзелде һәм төзекләндерелде.

Күргәзмәгә рәхим итегез!