Центральная библиотека

"Яшәү яме иҗатта"

27 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында язучы, «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәрчесе Гөлсинә Зәкиеваның "Керфегеңә тамармын мин" исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Кичәне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары А. Т. Мөхәммәтшина үзенең матур теләкләрен юллап ачып җибәрде.

Кичәдә әдәбият сөючеләр, Гөлсинә апаның иҗатын яратучылар, “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары, “Кайрый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар, хезмәттәшләре катнашты. 

Әлеге китапта барлыгы 11 пьеса урын алган. Китапка кереш сүз язган “Кайрый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, аның һәр әсәренә анализ ясап, йотлыгып сөйләде.

Кичә барышында Гөлсинә апайның үзе язган әсәрләреннән сәхнәләштерелгән видеоөзекләр күрсәтелде. Һәр әсәрендә тирән, эчтәлекле, уйландыра торган мәгънә ята.

Тормышын ничек театр белән бәйләгән икән бу тынгысыз ханым диярсез? 1984 нче елларда якташыбыз, Ильфат абый Фәйзрахманов, Чаллыдагы эшен ташлап, туган ягы Арчага кайта, район газетасында Гөлсинә апай белән бергә эшли башлыйлар. Ильфат абый үзе кичәгә кайта алмаса да, матур, эчтәлекле видеокотлавын җиткерде. Үзешчән композитор Нәзир Фәхретдинов Гөлсинә апайның язган шигырьләренә Рәсих Галимҗанов башкаруында “Ташлап китмә”дигән җыры яңгырады.