Центральная библиотека

"Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә"

18 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында  “Шәҗәрә  – чал тарихка тәрәзә” дип исемләнгән тарихи кичә узды. Кичәгә кунак итеп  2019 елда республика күләмендә узган “Без тарихта эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесендә җиңү яулап кайткан Вафина Халидә Фоат кызын, китапханәбезнең даими укучысы, шәҗәрә төзү остасы Шәфигуллина Венера Әлтаф кызын чакырдык. 

Халидә ханым конкурста катнашуын, Вафиннар нәселе шәҗәрәсен ничек төзүе турында  презентация ярдәмендә сөйләде. Милли рухта мөнәҗәт җырлады. 

Кичәбезнең икенче мөхтәрәм кунагы Венера Әлтаф кызы матур итеп ясалган Шәфигуллиннар нәселе шәҗәрә агачын кичәгә алып килеп күрсәтте. Шәҗәрә агачын ясау эшен нидән башларга икәнен аңлатты.

Кичәне Рилә Абдрахманова үзенең  моңлы җыры белән тәмамлады.