Центральная библиотека

"Прикоснись ко мне добротой"

3 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә "Прикоснись ко мне добротой" исемле турыдан-туры сөйләшү узды. Чарада Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең икенче курс студентлары, шулай ук экспертлар сыйфатында яшьләр белән шактый зур эш стажлары булган өлкән буын вәкилләре: Х.Фәйзрахманова һәм М. Шарапов катнашты. Чара барышында балалар бер-берсенә карата толерант булырга, һәркемнең индивидуальлеген һәм кабатланмаслыгын хөрмәт итәргә өйрәнделәр, чын-чынлап толерант кешеләр булу өчен нинди сыйфатлар җитмәвен аңларга тырыштылар. Толерантлык төшенчәсен төгәл күзаллау өчен, балалар социаль роликлар карадылар һәм милләткә, социаль катламнарга һәм характерларның төрлелегенә карамастан, без бер-беребезне аңларга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.