Центральная библиотека

“Мәңгелеккә безнең хәтердә!”

“Старость в радость” проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында әзерләнгән һәм бастырылган "Юные герои Великой войны" китапларын тәкъдир итү кичәсе узды.

Арча шәһәренең үзәк китапханәсенә өлкән яшьтәге кешеләр, тыл хезмәтчәннәренең туганнары, Хатын-кызлар советы вәкилләре чакырылган иде. Чарада Ветераннар һәм инвалидлар советы җәмгыяте рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна чыгыш ясады.

Залда китап күргәзмәсе оештырылды, шулай ук музей экспонатлары тәкъдим ителде. Өзекләр уку һәм истәлекләр музыкаль композиция белән үрелеп барды. Экранда сугыш еллары турында рәсемнәр, Бөек Ватан сугышның яшь геройларының фотолары күрсәтелеп барды, сугыш чоры балалары турында видеоролик күрсәтелде. Бу чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирә.