«Скатерть-самобранка»
13 октябрь көнне китапханәнең уку залында «Скатерть-самобранка» исемле дегустация өстәле артында очрашу оештырылды.
Чара ике өлештән торды. Беренче өлештә кунаклар «Продолжи пословицу», «Вкусные рецепты», «Кулинарные загадки и ребусы» дигән бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.
Очрашуның икенче өлеше дегустация өстәле артында узды. Чарада катнашучылар бер-берсен үзләре җитештергән оригиналь тәмле ризыклар белән сыйладылар, шулай ук үзләренә ошаган рецептлар белән алмаштылар.
Соңыннан алып баручы барысына да сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләде.
Әлеге чара «Старость в радость» («Картлык-шатлык») проектын тормышка ашыру кысаларында узды.