Центральная библиотека

“Гомер көзендәге якты көн”

“Старость в радость” проекты кысаларында 1 нче октябрь көнне Арча картлар һәм инвалидлар йортында Үзәк китапханә балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә “Гомер көзендәге якты көн” ("Согреем теплом сердца") дип аталган өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бәйрәм уңаеннан олыларны Арча муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Алинә Таһир кызы Мөхәмәтшина котлады, Сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең кул эшләнмәләрен тапшырды, музыка уен коралларында уйнады, китапханәчеләр үзләренең матур шигырьләрен, җыр –биюләрен бүләк итте.