Центральная библиотека

"Илһамлы җанда иҗат ялкыны"

30 нчы сентябрь көнне Арча үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында язучы “Мәйдан” журналының җаваплы сәркатибе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, М.Кашгарый исемендәге халыкара премия бүләк иясе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды.
Очрашуга язучының иҗатын хөрмәт иткән ветеран укытучылар, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, авыл китапханәчеләре килде. Язучы белән аралашу вакытында аның иҗатына кагылышлы сораулар бирелде, яңа гына табадан төшкән “Кичке таң” дип аталган китабы турында фикер алышу булды. Әлеге әсәрнең төп иҗат юнәлеше –романтизм. Асылда повесть мәхәббәт, кешеләргә ярдәм итеп яшәү, мәрхәмәтлелек сүрәтләнә.
Китап турында шуны әйтәсе килә - Кешеләрнең күбесе белән курку хисе идарә итә. Адәм баласы үзенең гомере өчен курка. Аңардан тик Алла кодрәтенә сыену, мәхәббәтеә табыну хисләре генә аралый ала. Һәм нәкъ шул бөек хакыйкатькә төшенү аларны янә бер-берсенә якынайта, язмышларын бәйли. Инде кич булсада, иртәме соңмы. Барыбер яктырып таң атачагына ышаныч тудыра...
Очрашуга килгән әдәбият сөючеләр, язучының иҗатын югары бәяләп, иҗат уңышлары теләп, кабат очрашулар насыйп булсын дип, озатып калдылар.