Центральная библиотека

«Музыкаль гурман»

25 сентябрь көнне Үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында «Музыкаль гурман» исеме астында музыкаль жанрлар буенча тир-коктейль узды. Чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте музыка бүлегенең 121 нче курс студентлары катнашты.

Чараның беренче өлешендә балалар китапханә эшчәнлеге белән таныштылар. Аннары виртуаль концерт залында катнашучылар белән конкурслар программасы үткәрелде, студентлар музыка өлкәсендә үзләренең белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Йомгаклау өлешендә студентлар М. Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия рус халык хоры башкаруындагы концерт язмасыннан өзек карадылар.