Центральная библиотека

"Яңа Кырлай авылында - модельле китапханә ачалды!!!"

Бүген 19 нчы сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә ачу тантанасы узды. Яңа Кырлай авыл китапханәсе “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль кысаларында 2020 елда муниципаль модельле китапханәләрне төзүгә конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүче булып, 5 миллион сум күләмендә грант отты. Китапханәдә интерактив идән, туңайлы урындыклар белән җиһазландырылган балалар зонасы оештырылган. Шулай ук биредә татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карарга, аудиокитаплар тыңларга мөмкин. Дискуссия, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә кору өчен дә шартлар тудырылган. Китапханәгә кереп заманча компьютерлар артында да үзеңә кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.
Китапханәнең тарихы авыл тарихы белән, бөек Тукаебыз исеме белән бергә үрелеп бара. Бүгенгесе кондэ Яңа Кырлай авыл китапханәсе Яңа Кырлай, Яңа Иябаш авыллары халкына хезмәт күрсәтә.
Тантанада Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы, Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Шайхразиев Васыйл Габтелгаяз улы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җаббаров Марат Азат улы, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улы катнашты. https://yadi.sk/i/4dSHLFApU7LM-Q

https://vk.com/album370183567_273873247
#АрскаяЦентральнаяБиблиотека #библиотекаАрск #ЦентральнаяБиблиотека #модельнаябиблиотекаАрскийрайон #НовыйКырлай #АрскаяЦБС #Арча #Арск #90летАрскомурайону #Арчарайонына90ел #ТАССР100лет #ТАССР100ел #арсккультура