Центральная библиотека

“Уңышлар юлдаш булсын!”

1 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсенең уку залында, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе кысаларында, һәвәскәр шагыйрә Язилә Баһаветдинованың 60 яшь тулу уңаеннан, “Уңышлар юлдаш булсын!” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Юбилярны котларга туганнары, дуслары һәм каләмдәшләре җыелды. Кичә Язилә ханымның тормыш юлы һәм иҗаты белән үрелеп барды. “Каурый каләм” берләшмәсе җитәкчесе  Фәйзрахманова Х.А. шигырьләренә анализ ясап, киләчәктә китап итеп бастырырга кирәклеге турында әйтте.

Мондый очрашулар “Каурый каләм”леләрне бер-берсенә тагы да якынайта, яңадан-яңа иҗат уңышларга рухландыра.