Центральная библиотека

"Җиләкле тау итәгендә"

8 нче июль көнне Арча үзәк китапханә каршында эшләп килүче  «Ак калфак» оешмасының вәкилләре Яңа Кишет авыл җирлеге “Ак калфаклылары” белән берлектә “Җиләкле тау итәгендә” дип аталган тәрбияви дә, күңелле дә чара үткәрделәр. Табигатьнең искиткеч матур почмагында, җиләкле аланда оештырылган чарада “Ак калфаклылар” бергәләп җир җиләге, дару үләннәре, аларның сихәте, файдасы турында фикер алыштылар, тизәйткечләр, табышмаклар әйтештеләр. Җиләктән төрле нигъмәтләр әзерләү серләренә өйрәнделәр. Балалар белән бергәләп  татар халкының җырлы – биюле уеннарын  искә төшерделәр. Соңыннан Арчаның картлар йортына тапшыру өчен күмәкләшеп җиләк җыйдылар.Картлар йорты хезмәткәрләре күчтәнәчләрне бик теләп кабул иттеләр. Өлкәннәребезне табигать нигъмәтләре белән сөендергән өчен рәхмәтләрен белдерделәр.