Центральная библиотека

"Игелекләр кылып яшик"

17 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсе уку залына, «Ак таяк» көне уңаеннан, район Сукырлар оешмасы әгъзалары түгәрәк өстәл артына җыелды.

Оешманың сәркатибе Зарипова Л. узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Түгәрәк өстәл артында район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И., район Ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Габдрахманов Н.Г., шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге рәисе Сибагатов Н.Х., пенсия фонды, социаль страхование һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре инвалидларның яшәү рәвешен яхшырту турында сөйләделәр, аларны борчыган сорауларга җаваплар бирделәр.

Очрашуның икенче өлешендә инвалидлар, Үзәк китапханә хезмәткәрләре уздырган, “Мин гашыйкмын сиңа, Туган як!” дип исемләнгән уен-викторинада катнаштылар. Соңыннан һәркайсы үзләренең сәләтләрен ачып, җырлап, шигырьләр сөйләп, күңел ачып утырдылар һәм күчтәнәчләр, шәхси эшмәкәр Сибагатов Н.Х. бүләк иткән кул сәгатьләре алып, өйләренә таралыштылар.