Центральная библиотека

"КИТАП ГЕРОЕ БЕЗДӘ КУНАКТА!"

Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, районыбызның данлы шәхесләре эшчәнлеген китап битләренә салучы Рузалия Насибуллинаның тагын бер китабы дөнья күрде.  

Әлеге китап бөтен гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, армый-талмый халыкка хезмәт иткән Арча районы Иске Ашыт авылы кызы ӘМИНОВА РАУЗАЛИНА ФАТЫЙХ КЫЗЫ турында. Бу китапта геройның туган авылы тарихы, аның балачагы, мәктәп еллары, гаиләсе һәм хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосурәтләр урын алган.

Раузалина Фатыйховна, китабыгыз өчен зур рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, аяз күк йөзе, җан тынычлыгы теләп калабыз.

Китап герое белән якыннанрак танышырга теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.