Центральная библиотека

“Чиста экология – сәламәт гомер”

28 октябрь көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Сулыкларны саклау елы уңаеннан, “Чиста экология – сәламәт гомер” дигән телдән журнал үткәрделәр. Укучылар суның әһәмияте турында кыскаметражлы фильм караганнан соң, белемнәрен экологик бәйгедә сынап карадылар. Йомгаклау өлешендә табигатьне,  әйләнә-тирә мөһитне саклау турындагы кайбер проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләделәр.