"Яраткан шәһәребезгә караш"
13 март көнне Үзәк китапханәдә Арча районының 90 еллыгына багышланган "Яраткан шәһәребезгә караш" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Анда Арча районы үсешенә зур өлеш керткән кешеләр: Зәкиев Ислам Әхмәди улы, Калуева Надежда Григорьевна, Вәлиев Инсан Миргали улы чакырылган иде.