"Начар гадәтләрдән башка тормыш"
13 март көнне Үзәк китапханәдә Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Начар гадәтләрдән башка тормыш" дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү сәгате үзды.
Чараның кунагы – Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең психологик-педагогик цикл укытучысы Хуҗиева Клара Альберт кызы иде. Ул үз чыгышын бүгенге көндә бик актуаль темадан башлады – “Коронавирус: нәрсә белергә кирәк”. Клара Альбертовна вирус симптомнары турында сөйләде, вирустан саклану кагыйдәләре белән таныштырды. Очрашуның икенче өлешендә балалар зур кызыксыну белән зарарлы һәм файдалы гадәтләр турында диалогта катнаштылар.