Центральная библиотека

“Ягез әле, әбиләр!”

6 март көнне Үзәк китапханәдә, район Ветераннар советы белән берлектә якланган “Яшәү шундый рәхәт!” (“Старость в радость”) проекты кысаларында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Ягез әле, әбиләр!” исемле бәйрәм кичәсе узды. Кичәнең кунаклары – китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” клубы һәм Ветераннар советының иң актив, олы хөрмәткә лаек ветеран хатын-кызлары иде.

Бәйрәмгә җыелган кунаклар, гармун моңнарында тибрәлеп, яшьлек елларын искә алып, җырлап, биеп, күңел ачып, рәхәтләнеп ял иттеләр, бер-берсенә матур теләкләр теләделәр. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Вафина Эльвира Шамил кызы өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап, истәлек бүләкләре өләште. Китапханәнең абонемент залында әбиләребезнең оста куллары белән эшләнгән “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” исемле кул эшләре күргәзмәлеге төзелгән иде. Бәйрәм тантанасы чәй өстәле артында дәвам итте.