Центральная библиотека

“Табигатен саклаган – илен саклар”

20 октябрьдә Үзәк китапханәнең уку залында Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең беренче курс студентлары “Табигатен саклаган – илен саклар” исемле түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Экологик чара «ИНЭЦ» клубы кысаларында узды. Төньяк территориаль үзидарәсе белгече – Латыш Фирдәүсә Камил кызы чараның кунагы һәм эксперты буларак чакырылды. Ул  оешманың эшчәнлеген һәм Арча районының экологик хәлен ачыклап бирде.

Студентлар экология темасын ачыклау максатыннан, сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр һәм бу теманы дәвам итеп экологик ярыш эстафета алды. Катнашучылар биологиядән, химиядән, экологиядән тирән белемнәрен кулланып кына калмадылар, үзләре өчен яңа һәм кызыклы мәглүмат та тупладылар. Ярышның кайбер биремнәре кыска документаль фильм һәм мультфильм белән үрелеп барды.

Йомгаклау өлешендә эксперт уенга нәтиҗә ясады, ә алып баручы студентларны табигатьне яратырга, сакларга һәм җир анабыз турында кайгыртырга чакырды.