Центральная библиотека

Әдәби очрашулар

20 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче бер төркем шагыйрьләр Әтнә районына тәҗрибә уртаклашырга бардылар. Район Үзәк китапханәсендә узган очрашуны “Әтнә таңы” газетасының редактор урынбасары Сүрия ханым Мингатина алып барды. 2 районның һәвәскәр шагыйрьләре бер-берсенең иҗаты белән танышып кына калмадылар, үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, киләчәккә планнар кордылар.