Центральная библиотека

Әдәби очрашулар

14 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче бер төркем һәвәскәр язучылар, тәҗрибә уртаклашу өчен, Биектау район үзәк китапханәсенә кунакка бардылар. Хәмидуллина Лилия Сәлимовна җитәкләгән коллектив арчалыларны бик җылы каршы алды. Түгәрәк өстәл артында “Каурый каләм”леләр “Каләмдәшләр” иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр белән дустанә мөнәсәбәттә әңгәмә кордылар, бер-берсенең иҗаты белән таныштылар. Киләчәктә бергәләп эшләргә, берләшмәгә яшьләрне күбрәк тартырга кирәклегенә басым ясадылар. Әдәби очрашу Биектау районы туган як музеена сәяхәт белән тәмамланды.