Центральная библиотека

“Бирешмәгез әле, өлкәннәр!”

25 февраль көнне, Арча үзәк китапханәсенең уку залында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Бирешмәгез әле, өлкәннәр!” дип исемләнгән кичә узды. Әлеге кичәгә сугыш чоры балалары,хезмәт ветераннары, картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр, гуманитар техник техникумда укучы егетләр чакырылды.

Кичәбезнең мөхтәрәм кунаклары, сугыш чоры балалары,   РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сабиров Наил Закир улы, РСФСРның халык мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, районыбызның шәрәфле гражданины Илдус Габдрахман улы Сәгдиев, галим Ким Сәлим улы Шакиров үзләренең балачак, үсмер чак хатирәләре белән уртаклашты. Яшьләргә үзләренең төпле, акыллы киңәшләрен бирделәр.

Кунакларны якташларыбыз, фронтовик язучыларыбыз иҗаты белән дә таныштырдык. Аларның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәлеген укучыларга тәкъдим иттек. Сабирова Алсу, Галимова Әлфия, Гилязова Гөлназ шигырь укыдылар. Фәргать абый Зыятов матур чыгыш ясап яшьләргә үзенең киңшәләрен бирде.

Кичәнен 3 нче өлешендә кунакларыбыз Россия армиясенә, районыбыз тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.

         Әлеге чара ветераннар советы белән берлектә якланган “Старость в радость” “Яшәү шундый рәхәт” проекты кысаларында узды. Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Вафина Эльвира Шамил кызы өлкәннәребезне  Ватанны саклаучылар көне белән котлап бүләкләр тапшырды.