Центральная библиотека

“Китапханә –җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге”

7 октябрьдә Арча үзәк китапханәсендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 "Д" курс студентлары өчен  “Китапханә – җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге” исемле китапханә дәресе узды. Алып баручылар студентларны китапханә тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шулай ук уку залында тупланган белешмә-библиографик фонд, вакытлы матбугат, булачак балалар тәрбиячеләре өчен файдалы дәреслекләр турында сөйләделәр.