Центральная библиотека

"Сагынабыз сине, Мөхәммәт ага!"

31 гыйнвар көнне Арча үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында якташыбыз, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай бүләге лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе. Кичәнең махсус кунагы язучының Гөберчәк авылында урнашкан “Мөхәммәт Мәһдиев музее” җитәкчесе Габидуллина Х. Халидә ханым чараны алып баручының сорауларына җавап бирде, үзенең эзләнүләре хакында презентациягә нигезләнеп сөйләде. “Мөхәммәтле Гөберчәк” китабының ничек дөнья күрүе хакында кызыклы фактлар китерде.

Алып баручы якташыбызның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясады. Соңгы елларда басылып чыккан китаплары белән таныштырды. Габидуллина Х. Белән әңгәмәдән соң кичәгә килгән кунаклар (өлкәннәр һәм Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте студентлары) җәй көне М.Мәһдиев йөргән сукмклардан узарга теләк белдерделәр. Китапханәчеләр М.Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр, кызы Гәүһәр ханымның истәлекләрен укыдылар.