Центральная библиотека

“Китапханә –җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге”

29 сентябрьдә Арча үзәк китапханәсендә  Социаль белем академиясе студентлары өчен  “Китапханә –җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге” исемле китапханә дәресе узды. Алып баручы студентларны китапханә тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, уку залында тупланган белешмә – библиографик фонд белән куллану тәртибен эшлекле уен формасы аша аңлатты.

Шулай ук студентлар экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында узучы

“ Толерантлык – тынычлык һәм татулыкка юл” акциясендә катнаштылар.