Центральная библиотека

“Бәхет юллыйм!”

16 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында  якташыбыз Марсель Шәрәповның “Бәхет юллыйм!” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Марсельнең сөенечен уртаклашырга башкалабыз Казаннан якташыбыз, шагыйрь, профессор, академик Рифат Җамал, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының матбугать үзәген озак еллар җитәкләгән отставкадагы полиция майоры Әлфия Сафина, “Акчарлак” газетасы журналисты Габдерәхим, “Әдәби марафон”ны оештыручыларның берсе Ләвисә Фәттахова кайтты.  

Шулай ук кичәдә якташыбыз, прозаик, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев, Марсельнең якыннары, иҗатташ дуслары, шигърият сөючеләр катнашты.

Чыгыш ясаучыларның һәркайсы китапка кергән шигырьләргә, проза әсәрләренә карата үз фикерләрен белдерде, авторга яңа иҗади унышлар теләде. Китапханәчеләр укыган шигырьләр, 11 нче балалар бакчасының “Асылъяр” театраль төркеме тәрбиячеләре уйнаган “Алма бакчасы” пьесасыннан өзек, җырчыларыбыз башкарган җырлар кичәне тагы да баетты.