Центральная библиотека

"Отчет конференциясе - 2019"

14 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә Бөтенроссия сукырлар оешмасының Зарипов З.Ш. җитәкчелегендә Арча җирле бүлегенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча отчет конференциясе узды. Конференция эшендә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә хезмәткәрләре катнашты. 

 

Соңыннан конференция кунаклары Арча муниципаль районы башкарма комитетының Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән чәй өстәле артында ял иттеләр, аралаштылар. Мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, шигырьләре чараны тагы да баетты. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик тә кирәк.