Центральная библиотека

“Якты эзе, җылы сүзе калды”

15 сентябрь көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә районыбызның талантлы яшьләренә якташыбыз, Халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия бирү тантанасы узды. Лауреатларны котларга мәркәзебез Казаннан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Г.Ахуновның кызы Наилә ханым,  һ.б. дәрәҗәле кунаклар: якташ язучылар, журналистлар, районыбыз җитәкчеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре җыелды.

2016 елда лауреат исеменә 3 иҗат коллективы, 9 сәләтле егет һәм кыз лаек булды. Кунаклар лауреатларга иҗатларында яңа уңышлар теләделәр. Тантана 2016 ел Лауреатлары Харисов Айбулатның курай моңнары һәм “Энҗеләр” вокаль ансамбле башкаруында җыр белән тәмамланды.