Центральная библиотека

«Ярсый, яна, ташый хисләрем...»

30 октябрь көнне Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында якташыбыз, шагыйрь Дамир Нуриәхмәтовның «Кайтам әле...» исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

 Бәйрәмгә Дамирның сөенечен уртаклашырга якыннары, туганнары, иҗатташ дуслары, авылдашлары һәм шигърият сөючеләр җыелды. Һәрберсе шагыйрьнең иҗаты турында үзенең фикерен белдереп, иҗади уңышлар теләде. Кичәдә китапка кергән шигырьләрне китапханәчеләр укыды, җырчыларыбыз кунакларны моңлы җырлары белән сөендерде.  

 Кичәгә килгән һәркем үзенә рухи азык алып, шигърият дөньясында хисләнеп, ял итеп кайтып китте.