Центральная библиотека

“Бәхетле талант”

17 октябрь көнне Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург, прозаик, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән “Бәхетле талант” исемле очрашу узды.

Кичәбездә шулай ук язучы, журналист, рәссам, Россия Федерациясенең милли әдәби бүләге лауреаты, Г.Державин бүләге иясе Әхәт Мушинский һәм Татарстан Республикасы милли китапханәсенең методик бүлек хезмәткәре Җамалиева Зәйнәп катнаштылар.