Центральная библиотека

«Бәхетләре булсын гомерлек»

26 сентябрь көнне Үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында Арча муниципаль район башкарма комитетының  ЗАГС бүлегебелән берлектә өйләнешүче яшь парлар белән «Бәхетләре булсын гомерлек» исемле очрашу үзды.

 Яшьләргә үзләренең хәер-фатихасын, төпле киңәшләрен бирергә Арчабызда яшәп, иңне-иңгә куеп 44 ел бергә гомер итүче, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, күпләребез өчен үрнәк булган кичәбезнең мөхтәрәм кунаклары Хәмидуллиннар гаиләсе, Арча муниципаль район башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге белгече Камаева Алия Габделфәрт кызы, Арча муниципаль районының хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гатаулллина Альмира Мидхәт кызы, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, педагог-психолог Хуҗиева Клара Альберт кызы чакырылды. Бу очрашуга килгән Арча гуманитар-техник техникумы студенталары өчен дә бик файдалы булды.