Центральная библиотека

“Яшьләр тынычлык ягында”

1 сентябрь көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында  Терроризмга каршы көрәш көне кысаларында Беслан корбаннарына багышланган “Яшьләр тынычлык ягында” исемле хәтер сәгате узды. Чарада Арча беренче номерлы урта гомумбелем мәктәбенең сигезенче һәм унынчы сыйныф  укучылары катнашты.

Әңгәмә барышында укучылар хәзерге заман җәмгыятендә игелекле һәм начар гамәлләр турында сүз алып бардылар. Бүген бөтен дөньяда терроризм иң зур афәтләрнең берсе булып тора. Шул фикерне раслау нияте белән, 2004 нче елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Йомгаклау өлеше итеп, алып баручы чарада катнашучы мәктәп укучылары өчен, антитеррор һәм шәһси хәвефсезлек  буенча инструктаж уздырды.