Центральная библиотека

Әдәби мәйдан “Мин гашыйкмын сиңа, туган як!”

31 август көнне Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Казансу елгасы буенда “Казан Су” ял паркы ачылу тантанасында “Мин гашыйкмын сиңа, туган як!” исемле “Әдәби мәйдан” оештырдылар.  Мәйданда, үзләренең Арчабызга,  Татарстанга багышлап язылган шигырьләре белән, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” түгәрәгенә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр чыгыш ясадылар.