Центральная библиотека

"Татарстанның 100 еллыгын каршылап"

Арча үзәк китапханәсендә В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен "Татарстанның 100 еллыгын каршылап" исемле мәгълүмат сәгате узды.

Чара Татарстан Республикасы Гимны белән башланып китте. Алып баручы республикабыз тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләде. Алга таба 8 сентябрьдә узачак 2019 елгы сайлаулар турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Соңыннан алып баручы укытучыларны һәм балаларны Белем көне белән котлады һәм яңа уку елы уңышлы үтүен теләде.